ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Узган тәүлектә Казан автобусларында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз төрле җәрәхәтләр алган

29 ноябрь 2018, 12:50

Гадәттән тыш хәлләр «Роддом» һәм «Азино базары» җәмәгать транспорты тукталышлары янында булган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан автобусларында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«28 ноябрьдә 12.20 сәгатьтә кызыл автобус Зәкиев урамындагы «Азино базары» җәмәгать транспорты тукталышыннан кузгалып киткән вакытта салонда 78 яшьлек пассажир егылган», - дип хәбәр иттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.

Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге хатын-кыз ботын сындырган.

Бер сәгать узганнан соң «Роддом» тукталышы каршында 35нче маршрут автобусында 63 яшьлек хатын-кыз егылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10