ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Прокуратура Татарстанда коррупция очраклары иң еш ачыкланган өлкәләрне атады

29 ноябрь 2018, 13:05 , Фото: Султан Исхаков

Прокуратура Татарстанда коррупция очраклары иң еш ачыкланган өлкәләрне атады Ришвәт алучылар, мошенниклык һәм вазифалардан файдаланган очраклар еш теркәлә.
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Республикада коррупция очраклары еш теркәлә торган дистәгә якын өлкә бар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Прокуратурасының закон үтәлеше буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Роберт Валитов хәбәр итте. 
 
"Татарстанда теркәлгән коррупция очраклары кими. Әмма коррупцияне җиңдек, дияргә әле иртә. Безгә Сингапур кебек алдынгы илләр күрсәткечләренә омтылырга кирәк", - дигән фикердә белгеч. 
 
Роберт Валитов сүзләренчә, республикада коррупция очраклары иң күбе мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү, медицина, социаль тәэмин ителеш, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә теркәлә.
 
Җаваплылыкка исә ешрак ришвәт алучылар, мошенниклык, вазифаларыннан файдаланган өчен тартылуларын да билгеләп үтте прокуратура вәкиле.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10