ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогы уйнатылачак

29 ноябрь 2018, 11:35

Турнирда Россия, Дания һәм Белоруссиядән 18 яшькә кадәр 100ләп спортчы катнашачак.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда 1 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Су спорт төрләре сарае мәйданчыгында беренче тапкыр суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына халыкара ярышлар узачак. Бу хакта Идел буе спорт һәм туризм академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирда Россия, Дания һәм Белоруссиядән 18 яшькә кадәр 100ләп спортчы катнашачак.

Ярышларны ачу тантанасы 1 декабрьдә 15:30 сәгатьтә булачак. Шул ук көнне 14:30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда Бөтенроссия суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасының суга сикерү федерациясе вице-президенты Альберт Баһаветдинов катнашында матбугат конференциясе узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10