ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган

29 ноябрь 2018, 11:58 , Фото: соцсети

Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Әлмәт районында булган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Рено» автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 10.45 сәгатьтә Зәй – Бохарай – Урсай – Әлмәт автомобиль юлының 27нче чакрымында «Рено» автомобилен идарә итүче 32 яшьлек ир-ат трассадан юл читенә очкан», - дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, автомобиль ике ут баганасы арасында кысылып калган.

Юл һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган 56 һәм 54 яшьлек ике пассажирны хастаханәгә озатканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10