ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа сәнгать мәктәбе укучысы “Арт-Перспектива” конкурсы лауреаты булды

28 ноябрь 2018, 23:00 , Фото: buinsk-tat.ru

Буа сәнгать мәктәбе укучысы “Арт-Перспектива” конкурсы лауреаты булды Укытучысы Гөлгенә Галәветдинова белән алар бу бәйгегә Юрий Гавриловның “Колобок” әсәрен әзерләгәннәр.

(Буа, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак").  Буа шәһәренең 1 номерлы сәнгать мәктәбендә баян классында укучы Азат Сөнгатов “Арт Перспектива” халыкара башкаручылар конкурсында катнашып, 10-12 яшьлекләр арасында өченче дәрәҗә лауреат булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Укытучысы Гөлгенә Галәветдинова белән алар бу бәйгегә Юрий Гавриловның “Колобок” әсәрен әзерләгәннәр. Шәһәрнең лицей-интернатында белем алучы яшүсмер музыкаль бәйгеләрдә катнашудан тыш, шахмат уйнау белән шөгыльләнә, фән олимпиадаларында катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10