ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан һәм Ямал-Ненец автоном округы хезмәттәшлек турында килешү төзеде

28 ноябрь 2018, 18:43 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан һәм Ямал-Ненец автоном округы хезмәттәшлек турында килешү төзеде Документ парламентара элемтәләрне ныгыту һәм Федераль Җыенда төбәкләрнең закон инициативаларын яклауга юнәлдерелгән.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Салехардта Татарстан Дәүләт Советы белән Ямал-Ненец автоном округы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ямал-Ненец автоном округы Законнар җыены Рәисе Сергей Ямкин имзалаган. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ парламентара элемтәләрне ныгыту һәм Федераль Җыенда ике төбәкнең дә закон инициативаларын, шулай ук аларның ил җитәкчесенә мөрәҗәгатьләрен яклау мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш килешүнең бер маддәсе Ямал-Ненец автоном округында һәм Татарстанда яшәүче татарларның һәм җирле Төньяк халыкның этномәдәни көнкүрешен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин документның алдан Татарстан белән Ямал-Ненец автоном округы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне үстерү кысаларында кабул ителгәнлеген әйтте.

“Татарстан – күпсанлы кызыклы идеяләр гамәлгә ашырыла торган алдынгы субъект. Килешү кысаларында Татарстан парламенты куллана торган закон алымнарын үз территориябездә кулланырга тырышачакбыз”, - диде Сергей Ямкин.

Алар туган телләрне сакларга һәм үстерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Моннан тыш, ике парламент депутатлары очрашты, алар норматив-хокукый базаны эшләгәндә профильле комитетларның үзара хезммәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10