ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда инфаркт һәм инсультны булдырмау өчен программа эшләячәк

28 ноябрь 2018, 09:12

Программа Татарстанның барлык районнарына кертеләчәк.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан табибларының инфаркт һәм инсультны булдырмау өчен төзелгән программалары эшләячәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Казан сәламәтлек саклау идарәсенең баш кардиологы, медицина фәннәре кандидаты Зөлфия Ким хәбәр итте.

  • Атеросклероз – кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела һәм, тамырларда төерләр барлыкка килеп, кан агышы тоткарлана. Әлеге авыру нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин.

“Безнең программа әлегә шәһәрдә генә эшләячәк. Без яшь чакта инфаркт яки инсульт кичергән пациентларны сайлый башладык. Әгәр дә балаларда мутация ачыклана икән, аларны балалар республика клиник хастаханәсенә диагностикага җибәрәләр. Мутация нәселдән килгән очракта атеросклероз үсешен тикшерү өчен диспансер күзәтү программасы булдырыла”, - диде Зөлфия Ким.

  • Бүгенге көндә Казанда 2 мең авыру тарихына анализ ясалган. Исемлектәге якынча 5% пациентта генетик үзенчәлек табылган. Әкренләп программа Татарстанның барлык районнарына кертеләчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10