ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Путин үзмәшгульләр өчен салым турында законга кул куйды

28 ноябрь 2018, 08:34 , Фото: архив

Путин үзмәшгульләр өчен салым турында законга кул куйды Үзмәшгульләргә салым салу буенча эксперимент дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда да үткәреләчәк.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент үткәрү турында өч законга кул куйды. Алар Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

2019 ел башыннан үзмәшгуль гражданнар өчен салым салуның тәҗрибә системасы дүрт төбәктә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калугада кертеләчәк.

Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4% тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6%. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10