ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills 2019 милли чемпионатында Россиянең 1,4 меңнән артык остасы катнаша

27 ноябрь 2018, 20:14 , Фото: архив

Казанда WorldSkills 2019 милли чемпионатында Россиянең 1,4 меңнән артык остасы катнаша
 “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионат финалы 20 – 24 майда “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). WorldSkills Russia 2019 VII Милли чемпионатында Россиянең 85 төбәгеннән 1,4 мең конкурсант катнашачак. Алар WorldSkillsның 88 компетенциясендә һәм WorldSkills Juniorның 48 компетенциясендә ярыша. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Һөнәри компетенция үсеше үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

“Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионат финалы 20 – 24 майда Казанда уза. Чарага 1250 эксперт җәлеп итү планлаштырыла.

“Чемпионат дөнья чемпионаты алдыннан төп тест мәйданы булачак “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак,- диде спикер. – Катнашучылары һәм экспертлары буенча дөнья чемпионатына бик якын ул. Абу-Дабида 1251 конкурсант катнашты, финалда исә бездә шактый күбрәк булачак. Бу WorldSkills хәрәкәтенең Россиядә динамик рәвештә үсеше турында сөйли”.

Хәзер Татарстанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты уза. Ул 14 ноябрьдә башланды һәм 7 декабрьдә төгәлләнә. 5 – 7 декабрьдә – “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” Халыкара махсус күргәзмә кысаларында узачак ярышларның өстәмә көннәре.

Төбәк чемпионаты йомгаклары буенча 16 – 22 яшьлек төбәк профессионалларыннан Татарстан киңәйтелгән җыелмасы төзелде. Алар WorldSkills Russia VII Милли чемпионаты ярымфиналында катнашачак.

“Җыелма 128 компетенция буенча формалаштырылды. 78 төп компетенция һәм 50 юниорларныкы. Җыелмада 279 кеше, аларның 211е өлкән төркемдә һәм 68е юниорларда катнаша. Татарстан җыелмасында Казанны 68 конкурсант тәкъдим итә”, - дип сөйләде Гобәйдуллин.

Казанда 2019 елның 22 – 27 августында WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты уза. Анда 60 илдән яшь һөнәр осталары 56 компетенция буенча ярышачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10