ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ягулык датчигы ялгыш күрсәтү сәбәпле, Орск-Мәскәү самолеты Казанда туктарга мәҗбүр булган

27 ноябрь 2018, 14:12 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Ягулык датчигы ялгыш күрсәтү сәбәпле, Орск-Мәскәү самолеты Казанда туктарга мәҗбүр булган Рейсның барлык пассажирлары да Казаннан башкалага «Nordwind» авиакомпаниясе самолетында киткән.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Ягулык датчигы ялгыш индикацияләү сәбәпле, Орск — Мәскәү самолеты Казан халыкара аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Идел буе транспорт прокурорының гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Майя Иванова хәбәр итте.

«Бүген иртән «Икар» авиакомпаниясе самолеты Орскидан Мәскәүгә таба юл тота. Бортта 76 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы була. Эмбраер-190 самолеты «Казан» Халыкара аэропортына төшәргә мәҗбүр була», - дип төгәллек кертте Майя Иванова.

Датчиклары ягулыкны ялгыш индикацияләү сәбәпле, самолет Казанда төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Хәзер Орск – Мәскәү рейсының барлык пассажирлары да Казаннан башкалага «Nordwind» авиакомпаниясе самолетында киткән. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10