(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уэльсның беренче министры Каруин Джонска Татарстан һәм Уэльс арасында элемтәләрне үстерү өчен эшче төркем төзергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты эш сәфәре белән Бөекбританиядә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ул ике яклы элемтәләр өчен өстенлекләр һәм мәнфәгатьләрне билгеләү максатыннан эшче төркем төзергә тәкъдим итте, шулай ук эшлекле сәфәрләр оештыру мөмкинлеге турында искәртте», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый адым киләчәктә уртак эшчәнлек өчен яхшы этәргеч булачак.
«Без ике арада мөнәсәбәтләр урнаштыруга карата кызыксыну белдерәбез. Төбәкләр дәрәҗәсендә тагын да уңышлырак эшли алыр идек дип уйлыйм», - диде республика Президенты очрашу барышында.
Уэльсның беренче министры республиканың икътисад һәм сәнәгать өлкәсендәге казанышларын югары бәяләп, эшче төркем төзү турындагы тәкъдимне хуплады.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Британия парламентарийлары белән очрашып, аларга Татарстанның икътисади потенциалы хакында сөйләде.