ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ашлыкның алтынга әйләнер чагы җитә - "Ватаным Татарстан" газетасы

27 ноябрь 2018, 09:06

Белгеч­ләр уздырган дөньякүләм тик­шеренүләр нәтиҗә­сен­нән күренгәнчә, бодай бәя­се киләчәктә 94 процентка артачак.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Татарстанда елның шактый катлаулы килүенә карамастан, 3 миллион 850 мең тоннадан артык ашлык, 2 миллион 100 мең тонна шикәр чө­гендере, 1 миллион 200 мең тонна бәрәңге, 406 мең тонна яшелчә һәм башка төр культуралар уңышы җыеп алынды. 1 миллион 500 мең тонна терлек азыгы әзерләнде.

Танылган галим, авыл хуҗалыгы икътисады үзәге җитәкчесе Андрей Папцов әйтүенчә, Җирдә өзлексез дәвам итүче табигать үзгә­решләре, аерым алганда, әйләнә-тирә мохитнең төрле тискәре тәэсирләргә дучар ителүе нәтиҗәсендә соңгы ун елда табигать бәла-ка­залары 1,5 тапкыр арткан. Нәтиҗәдә, бары узган елда гына да Җир шарының 51 илендә яшәүче 124 миллион кеше азык-төлек кытлыгы, аерым очракларда ачлыкка дучар булган.

Дөньяда иң зур байлык­ларга ия, иксез-чиксез сөрү мәйдан­нары булган Россия­дә дә тулаем алганда, табигать шартларыннан килгән зыян кү­ләме дистәләрчә мил­лиард сум белән исәп­ләнә. Кешелек дөньясы тарафыннан озак еллар дәва­мында һава­ны газ калдыклары белән агулау, атмосферага башка бик күп зыян са­луның авыл хуҗалыгына да тискәре тәэсире зур. Бу юнәлештә уздырылган өйрә­нү­ләр нәтиҗәсеннән күрен­гән­чә, сөрү җирләренә кил­гән зыян нәтиҗәсендә Рос­сиядә ашлык уңышы күләме елдан-ел кимүгә таба бара. Авыл хуҗалыгы буенча Бө­тенрос­сия фәнни-тикшеренү институты галимнәре раславынча, Идел буе федераль округына керүче төбәкләр­дә, шул исәптән Татарстанда да 2050 елга кадәр бөртек­леләрнең уңышы 30 процентка кадәр кимергә мөм­кин.

Галимнәр әйтүенчә, ашлык уңышы кимү галәмәте илнең көньяк-көнчыгыш рай­оннарын да әйләнеп уз­маячак. Аларда бөртекле­ләр уңышы 25 процентка кимер­гә мөмкин. Россия­нең көньяк төбәкләрендәге җир­ләр бодай үстерүгә бөтенләй яраксызга әйлә­нәчәк, дип фаразлый РФ авыл хуҗалыгы метеорологиясе фәнни-тикше­ренү институты галимнәре.

Татарстанда да табигать шартлары елдан-ел катлаулана. Аеруча дым җитешмәү үзен нык сиздерә. Респу­б­ликаның дистәдән артык районында сөрү җирендәге дым катламы башка еллардагы уртача күрсәткечнең яртысы күләмендә генә булды. Корылык аеруча Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч районы игенчеләрен борчуга салды. 17 районда корылык нәти­җәсендә гадәттән тыш хәл дә кертелде.

Дөрес, игенчелектә технология таләпләре буенча, чәчү структурасын төгәл үтәгән, вакытында җитәрлек күләмдә ашлама кертә алган хуҗалыклар табигать көй­сезлекләренә әллә ни би­решмәде. Әмма сөткә һәм җитештерелгән башка төр продукцияләргә гадел бәя булмагач, хуҗалыклар әлегә анысын да җиренә җиткереп башкара алмый. Аеруча ашлама туплау буенча кыенлык­лар бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган максат – гектарына 70 килограмм күләмендә минераль ашлама туплау байтак хуҗалык­лар өчен шактый кыен бурыч булып кала. Хуҗалык­ларда тупланган ашлама күләме әлегә гектарына нибары 8 килограмм чамасы гына. Бүген алып калмаганда, ашлама язга таба тагын да кыйммәтләнәчәк, дип кисәтә белгечләр.

Бәяләр дигәннән, ашлык бәяләре көзге якта бераз артса да, Татарстан хуҗалык­лары аны әлегә сизмәде дә диярлек. Кызганыч, продукция җитештерә белсәк тә, аны тиешлечә сатарга өй­рәнә алганыбыз юк. Шуның аркасында ел саен хуҗалык­лар бик зур суммада акча кеременнән колак кага.

Ә бит ашлык җитеште­рүнең мәшәкате генә түгел, чыгымнары да арта. Бер яктан – табигать бәла-казалары чабуга ябышса, икенче яктан – алыпсатарлар артка тарта. Мондый шартларда кай­бе­рәүләрдән, хуҗалыкларда терлек асрау, ашлык җитеш­терү, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүнең файдасы калмады, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә.

Галимнәр исә икенчерәк фикердә. Алда әйтелгәнчә, Җирнең глобаль җылынуы, табигать көйсезләнүләре һәм башка сә­бәпләр белән җитештерүнең кими баруы үз чиратында ашлык бәялә­ренең артуына китерәчәк, ди академик Андрей Папцов.

Дөньякүләм фаразлар да шуны раслый. Җир шарындагы халык санының 2050 елга 9 миллиардтан артып китүе һәм ашлык җитештерү күләме кимү сәбәпле, ашлык – 39, дөге – 62, кукуруз – 63, соя бәясе 72 процентка күтәреләчәк.

Азык-төлек сәясәте буенча Халыкара фәнни-тик­ше­ренү институты белгеч­ләре уздырган дөньякүләм тик­шеренүләр нәтиҗә­сен­нән күренгәнчә, бодай бәя­се киләчәктә 94 процентка артачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10