ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә

27 ноябрь 2018, 07:20 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә Көндез республика территориясендә һава температурасы - 3тән -8 градуска кадәр салкын булачак.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада һава торышы болытлы булачак, көндезге сәгатьләрдә аязланырга мөмкин, - дип фаразлый синоптиклар.

Һава температурасы көндез -3тән -8 градуска кадәр салкын булачак. 28 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары -13 градуска кадәр, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10