ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗенең физик мөмкинлекләре чикле егетләре пьедесталга күтәрелде

26 ноябрь 2018, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗенең физик мөмкинлекләре чикле егетләре пьедесталга күтәрелде 55 һәм 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин беренче урыннарны яуладылар.

(Әгерҗе, 26 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Мамадышта физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында узган кул көрәше ярышында Әгерҗедән дә каты куллы егетләр катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә барлыгы 14 командадан 70 спортчы көч сынашты. Әгерҗедән 55 һәм 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин беренче урыннарны яуладылар. Аларга медальләр, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10