ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанга суыклар якынлашуы турында кисәтә

26 ноябрь 2018, 21:48 , Фото: архив/Михаил Захаров

Синоптиклар Татарстанга суыклар якынлашуы турында кисәтә
 
Республикада әлегә һава торышы циклонның җылы секторында тора.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Пәнҗешәмбе төнгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда 15 градус салкын була. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип җиткерә югары уку йорты матбугат хезмәте.

Иртәгә, 27 ноябрьдә, көндез 5 градуска, төнлә 10 градуска кадәр салкын була. 28 ноябрьдә көндез -7 градус, төнлә исә -15 градус көтелә.

Пәнҗешәмбе, 29 ноябрьдә Татарстанда, җил төньяктан искәнгә, тагын да салкынрак булачак. Көндез 12 градуска, төнлә 15 градуска кадәр суытачак.

Көзнең соңгы көнендә, 30 ноябрьдә, бераз җылыта. Көндез 6 градус, төнлә 11 градус салкын булачагы фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава торышы -7 градустан түбән булмаячак.

Моннан тыш, Переведенцев Татарстанда даими кар катламы ятуын хәбәр итә. Хәзер ул, метеостанция мәгълүматлары буенча, 12 сантиметрны тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10