ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга чакырды

26 ноябрь 2018, 19:18 , Фото: архив/Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга чакырды Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда утыздан артык республика программасы эшләп килүен искә төшерде.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыкларын халык белән эшләүдә активрак булырга һәм республика программаларында катнашырга чакырды. Шул хакта ул бүген Лаешта узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда утыздан артык республика программасы эшләп килүен әйтте. “Безнең төп мәсьәлә – авылны һәм анда яшәү рәвешен саклау. Авыл кешесе – безнең буыннан буынга күчүче тарихны һәм һәр халыкның гореф-гадәтләрен саклаучы ул”, - дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Аның сүзләренчә, тагын бер җитди мәсьәлә булып, авыл халкыннан торган авыл хуҗалыгы кооперативлары төзү. Фәрит Мөхәммәтшин сатылган продукция буенча үсеш булган җирлек башлыкларына ярдәм итәргә тәкъдим итте.

Парламент башлыгы киләсе елга Татарстан бюджетында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә шартлар тудыру максатыннан, төрле программалар һәм грантлар төрендә барлык ярдәм формалары каралуын җиткерде.

Аның фикеренчә, шулай ук эшмәкәрләргә кагылучы “бюрократик процедураларны” гадиләштерү кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10