ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ишегалдында 11 яшьлек ир баланы бәрдереп качып киткән машина йөртүчене эзлиләр

26 ноябрь 2018, 15:34

Ир баланы Коләхмәтов урамындагы 17/1 йорты ишегалдында җомга көнне бәрдергәннәр.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ишегалдында 11 яшьлек ир баланы бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзли. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Узган җомга көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы 17/1 йорты ишегалдында 11 яшьлек ир баланы машина бәрдергән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән”, - диделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малайның аяк буыннары бәрелгән. Табиблар аны карагач, өенә кайтарып җибәргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10