ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдәге "Татар мафия" уенын татар телендә дә уйный башлыйлар

25 ноябрь 2018, 15:07

Узган атнада "Татар мафия" уенынының беренче сезоны тәмамланды.
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). 28 ноябрь көнне башланачак "Татар мафия" уенынының икенче сезоны татарча да булачак. Бу хакта Мәскәү татарлары "Штаб" ы хәбәр итә. 
 
Татар телендә барган уеннар өчен өстәмә баллар да каралган. Катнашучыларга сөйләмне шомарту максатыннан, татарча сүзтезмәләр тупланган аерым сәхифә булдырылган. 
 
"Штаб" координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, "Татар мафия" уены татар яшьләрен тагын да берләштерә һәм яшьләр сәясәтенең бер өлеше булып тора. 
 
Узган атнада "Татар мафия" уенынының беренче сезоны тәмамланды. Иң яхшы 12 уенчы арасында Марат Төхвәтуллин җиңү яулады, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10