ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү Татарстан киносы көннәренә әзерләнә

25 ноябрь 2018, 13:12 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Мәскәү Татарстан киносы көннәренә әзерләнә Тамашачыларга Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган кинотасмалар тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә узачак Татарстан киносы көннәре кысаларында, тамашачыларга алты фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары "Штаб"ы хәбәр итә. 
 
Татарстанда төшерелгән һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган кинотасмалар 30 ноябрь һәм 1, 2 декабрь көннәрендә тамашачыга тәкъдим ителәчәк. 
 
30 ноябрь көнне тамашачылар "Мулла", 1 декабрьдә "Байгал", 2 декабрьдә "Хәлимә" фильмнарын карый алачак.
 
Моннан тыш, кинотасмаларны төшергән режиссерлар белән очрашулар үткәрү планлаштырыла. 
 
Татарстан киносы көннәре 30 ноябрьдә тантаналы төстә ачылачак. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстанның Россия Федерациясендә Тулы  вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова катнашачак. 
 
Тантанада Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, "Байгал" фильмы режиссеры һәм продюсеры Илдар Ягъфаровны, "Мулла" фильмы режиссеры һәм баш рольне башкаручы Рамил Фазлыевны, "Хәлимә" фильмының баш режиссеры Юлия Захарованы да күрергә мөмкин булачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10