ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Нинди бүләк ришвәт булмый? - "Ватаным Татарстан" газетасы

25 ноябрь 2018, 09:30

Узган ел белән чагыштырганда, мәгариф өлкәсендә риш­вәтчелеккә бәйле мө­рә­җәгатьләр саны ике тапкыр кимегән.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан"). Бәйрәмнәр якынлашканда бакча, мәктәпләрдә тамашалар үткәрү, акча җыю мәсьәләсе янә калкып чыга. Укытучыга бирү өчен нинди бүләк алырга ярый? Татарстан Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү департаменты башлыгы Наталья Гречанникова матбугат киңәшмәсендә ришвәт белән бүләк арасындагы чикне аңлатырга тырышты.

Узган ел белән чагыштырганда мәгариф өлкәсендә риш­вәтчелеккә бәйле мө­рә­җәгатьләр саны ике тапкыр кимегән. “Барлыгы 156 шикаять кабул иттек. Бу без начар эшлибез, шуңа язмыйлар дигәнне аңлатмый. Элек сабыйларны бакчаларга урнаштыру буенча моң-зарлар күп килә иде. Хәзер бөтен сис­тема – үтә күренмәле. Электрон чират булгач, аны төрле юллар яки хатлар, мөрәҗә­гатьләр аша урап узып булмый. Директорлар, укытучылар үзләре дә сис­теманың ачык икәнен аңлап, хилаф­лык­ларга юл куймаска тырыша. Быелгы мөрәҗәгать­ләр уку әсбаплары сатып алуга, 1 һәм 10 сыйныфка кабул итүдән баш тартуларга бәйле. Барлыгы 20 очрак расланып, әлеге учреждениеләргә ки­сәтү ясалды”, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Наталья Гречанникова.

Шуның кадәр чәчәк белән нишлим?

Гадәттә, авыл укытучылары гап-гади открыткага да риза. “Бүләк алу өчен эшләми­без, безгә хезмәт хакы түли­ләр”, – ди алар. Ә шәһәрдә кайберәүләргә чә­чәк бәй­ләме дә аз кебек тоела. Спортзалга баргач, ике укытучы­ның Укытучылар кө­ненә кабул иткән бүләкләр турында сөй­ләшүенә тап булдым. Берсенә кибеткә сертификатлар, үзен­чәлекле бү­ләк­ләр бир­гәннәр. Икенчесен исә гел чәчәкләргә генә күмгән­нәр. “Бу әти-әниләр шунда берәр юньлерәк бүләк бирә алмаган инде. Шуның кадәр чәчәк белән нишлим?” – ди, аптырап.

Элегрәк укытучылар арасында бүләкне сорап алучылар да булган. Алтын алка, бе­ләзек, микродулкынлы мич. “Ул чакта мөгал­лимнәр­нең хезмәт хаклары да аз иде. Хәзер бу яктан проблема юк. Укытучы хәзер алтын кибет­ләренә бирелгән биш мең­лек сертификатка кызыкмый. Чөнки ул бәягә бернәрсә дә алып булмый. Аңа үз акчаңны кушарга кирәк. Уку елы башында әти-әниләргә, бернинди бүләк тә кирәкми, дип әйтеп куям. Шулай да затлы чәчәк бәйләме, яхшы блокнот алгач, күңел күтәрелеп китә. Яңа ел алдыннан укытучылар табын әзерләргә ашамлык­лар сатып ала. Шуңа күрә сертификат бүләк итү отышлы дип уйлыйм”, – ди исемен әйтергә теләмәгән Казан укытучысы.

Гречанникова әйтүенчә, Белем һәм Укытучы көн­нә­ренә чәчәкләр бүләк итү бервакытта да ришвәт саналмаган. “Бу – хөрмәт билгесе. Ми­немчә, ришвәт – акча, аның нәрсә икәнен барыбыз да белә. Закон буенча, әгәр бү­ләкнең бәясе өч мең сумнан кыйммәт икән, аны белем бирү учреждениесе фондына тапшырабыз. Укытучы өчен иң яхшы бүләк – китап. Бер­гәләп коллектив белән чәй эчү өчен бер кап конфет би­рергә була”, – ди ул.

Барысы да риза булса гына...

Соңгы вакытта балалар бакчаларында Яңа ел тамашаларын кәттә итеп уздыру модага әйләнде. Кыш ба­байның да читтән килгәне, яхшысы кирәк. Ике бала анасы Гөлсинә әйтүенчә, бакчада ир белгечләр юк. Әти-әниләр дә артист булырга атлыгып тормый. “Ишегалды себе­рү­чене чакыртып булмый бит инде?”– ди ул, аптырап. Була, ник булмасын? Узган ел башкаладагы бакча мөдирләре­нең берсе, әти-әниләргә иң шәп Кыш бабайны чакыртам дип, күрше бакчада эшләүче каравылчыны чакырткан. Гадәттә, әлеге чыгымнар әти-әниләргә 200-300 сумга тө­шә.

– Яңа ел җиткәндә, Кыш бабай чакыртырга, бүләк би­рергә ярыймы, дип мәрә­җәгать итүчеләр күбәя. Без һәрвакыт тәрбияче, укыту­чы­ларның бәйрәмне үз көч­ләре белән уздыруын хуп­лый­быз. Алар арасында сә­ләтле педагоглар бар бит. Ә инде акча түләп, артист чакыртуны барлык әти-әтиләр бергәләп хәл итәргә тиеш. Монда бернинди басым булырга мөмкин түгел, – ди урын­басар.
Коррупция буенча сораштыру да уздырганнар. Аның нәтиҗәләре буенча, халыкның 30 проценты Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә мәгариф тармагында ришвәтчелек чәчәк ата дип саный.

– Без укытучылык сәләте буыннан-буынга күчкән мө­галлимнәрне беләбез. Ә бүген башкачарак хәл күзә­те­лә. Мәктәп директоры кул астына үз туганнарын җыя. Шул рәвешле коррупция турындагы законга каршы ки­лердәй эш-гамәлләргә юл ачыла, – ди Татарстан Пре­зидентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә баш киңәш­чесе Салават Рәхимов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10