ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кукмарада Казахстан кешесенә суд булачак

25 ноябрь 2018, 09:00

Ул инспекторга 500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән.

(Кукмара, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район прокуратурасы Казахстан республикасы Шымкет өлкәсе Абай районының 55 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гаепләнүче Казахстан кешесе 14 ноябрь көнне 16 сәгатьләр тирәсендә автомобильдә куркынычсызлык каешын эләктермичә хәрәкәт иткән өчен законда каралган җаваплылыктан качу нияте белән инспекторга 500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән.

Полиция хезмәткәре аннан баш тартып, ришвәтченең гамәленә чик куйган. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, җинаять эше җәмәгать судына җибәрелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10