ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Авыл

Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде

24 ноябрь 2018, 12:39 , Фото: Рамиль Гали/архив

Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде Республикада һәр гектар чәчүлеккә 70 кг минераль ашлама кертү бурычы куелган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә әйтте.

«Әгәр бүген минераль ашлама җыю өстендә эшләмибез икән, җитди нәтиҗәләргә һәм үзгәрешләргә ирешә алмаячакбыз», – диде Татарстан Президенты.

Минераль ашламалар сатып алу бик чыгымлы, диде Татарстан авылы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. «Уртача уңай һава торышы булган очракта 5 миллион тоннадан артык ашлык алу һәм башка культуралар буенча да икътисади яктан акланган уңыш алу өчен бер гектарга 100 кг тирәсе ашлама кертергә кирәк. Әмма бүгенге финанс проблемалар аркасында 2019 ел уңышы өчен гектарга 70 кг ашлама кертү бурычын куябыз. Республика буенча бу 8,5 миллиард сумга төшәчәк,” – диде ул.

Аның сүзләренчә, 2019 елда 2,9 миллион гектарда чәчү эшләре алып бару өчен 2 миллиард сумнан артык акча каралган.

Чәчүлек кампаниясенә, беренче эшкәртүне дә исәпкә кертеп, республика буенча уртача 20 млрд сумнан артык акча кирәк, бу республика уртача бер гектарга 6,5 мең сум дигән сүз.

Гомумән республика буенча орлык җитәрлек, диде докладчы. Шулай итеп, 340 мең тонна көзге культурага ихтыяҗ булса да, 30 процент запас белән 345 мең тонна чәчелгән. «Бу гомумән республика буенча, һәр җирдә дә түгел», – диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларның ихтыяҗларына бәя бирү, шулай ук банк документларын рәсмиләштерергә өйрәтү буенча эш алып барырга өндәде. Моннан тыш, ул шәхси хуҗалыклар белән эшләрне активлаштырырга, аларны республика проектларына җәлеп итүне сорады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10