ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Буаның кондитер егете WorldSkills чемпионатының төбәк этабында икенче урын алган

24 ноябрь 2018, 03:00 , Фото: buinsk-tat.ru

Буаның кондитер егете WorldSkills чемпионатының төбәк этабында икенче урын алган Укытучысы Фирая Юнысова Сәйдәшнең киләсе ел башында узачак сайлап алу турында сынатмавына һәм Казанда үтәчәк милли чемпионатта катнашуына да ышана.

 (Буа, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Ветеринария техникумында ашчы-кондитер һөнәрен үзләштерүче Буа егете Сәйдәш Сйөләйманов шушы көннәрдә генә WorldSkills чемпионатының төбәк этабыннан “Ашчы эше” компетенциясендә икенче урын алып кайтты. Бу турыда җирле басма яза.

"Миңа итле ризыклар әзерләү бик ошый. Балык ашларын да яратып пешерәм", – ди техникумда соңгы курста белем алучы егет. Укытучысы Фирая Юнысова Сәйдәшнең киләсе ел башында узачак сайлап алу турында сынатмавына һәм Казанда үтәчәк милли чемпионатта катнашуына да ышана.

Фирая Юнысованың икенче укучысы Рамил Травкин исә сәламәтлекләре чикле укучылар арасында үткәрелгән Абилимпикс чемпионатында өченче урын алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10