ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Марат Кәбировның Нәфкать Нигъмәтуллин белән әңгәмәсе: ничек бар – шулай - "Шәһри Казан"

23 ноябрь 2018, 20:41 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Марат Кәбировның Нәфкать Нигъмәтуллин белән әңгәмәсе: ничек бар – шулай - "Дошманнарым юктыр дип уйлыйм, беркемгә дә начарлык кылмадым бугай", - ди Нәфкать Нигъмәтуллин.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Марат Кәбиров). Күптән күрешмәгән кеше белән очрашсаң, икенең бере була: йә синең ашыккан чак туры килә, йә аныкы. Бу юлы икебез дә ашыга иде. Мин – үз эшләрем белән, Нәфкать – үзенең ноябрь азакларында Казанда булачак концертлары мәшәкате белән.

Шулай да, бер очрашкач, газета укучыларыбызга да кызык булмасмы дип, ашык-пошык кына әңгәмә үткәрергә уйладым.

– Кешенең язмышына бала чагында нигез салына, диләр. Моның белән килешәсезме? Үзегезнең бала чак ничегрәк узды?
– Минем балачагымның иң бәхетле мизгелләре ул – сигез яшемә чаклы. Әнкәем, абый-апаларым, энекәшем исән чаклар. Без гаиләдә сигез бала идек. Бүгенге көндә өчебез исән-сау – апам, абыем һәм мин. Бик күңелле үстек. Күмәкләшеп көтү дә көттек, мал-туар карадык, укыдык, уйнадык. Абыйлар белән армиягә озатышлы уйный идек. Имеш, беребез армиягә китә, калганнарыбыз гармун уйнап, җырлашып урам әйләнәбез... Өйдәге гөр килеп торган тормыш урамның икенче ягына да ишетелгән, күрәсең, әнкәй: «Ни булды икән боларга», – дип йөгереп кереп җитә иде. Чыннан да, барыбыз да кычкырып җырлашып үстек. Авыл клубында, бәйрәмнәрдә, каз өмәләрендә, аулак өйләрдә... Үзебез башламасак, сорап җырлаталар иде.

– Әнисен һәркем ярата. Тик ни өчендер сез әниегезне барысыннан да ныграк яраткансыздыр кебек...
– Әнкәй безне кечкенәдән тәртипкә өйрәтте. Торгач та матур итеп урынны җыеп кую, өй җыештыру, ихата тирәсен тәртиптә тоту... Мал-туарлы дөньяда бүтән төрле эшләр дә күп була торган иде. Әнкәебез барысына да ничекләр генә өлгергәндер, ул бик пөхтә иде. Төннәр буе тегеп, ямап дигәндәй... Безне гел матур киемнән йөртте. Мәктәпкә гел ак күлмәктән йөргәнемне хәтерлим. Ләкин әнкәебез фани дөньядан киткәч, бәхетле көннәрем сүнеп калгандай булды. Аннан соң бер-бер артлы абыйларымны, энекәшемне югалттык. Үги әни белән калдык. Әткәй мине Уфага интернат-мәктәпкә урнаштырды. Тирән белем алыр, урысчага өйрәнер дип уйлагандыр инде бәлки. Урта белемне Яңавыл интернатында алдым. Шуннан соң, поездга утырып, Казанга юл тоттым. Монда көтеп торучы юк иде. Яратмадым шуңа Казанны. Кире кайтып китәргә гарьләндем генә. Вокзал тирәсендә «куда пойти учится» дигән белдерүләрне карыйм. Миңа кайда да ярый, иң мөһиме тулай торагы булсын. Элемтә техникумы бар икән, шунда киттем. Казан белән элемтә шулай башланды.

– Җырга тартылу, сәхнә тормышына кереп китү ничегрәк килеп чыкты?
– Соңыннан, армиядән кайткач, авыл хуҗалыгы институтына кердем. Эшләп укыдым инде. Кичләрен мәдәният йортларына йөри идем. Ул чакта җыр ансамбльләре гөрләп тора иде бит. Мәдәнияткә игътибар зур иде. «Ялкын», «Якты елга» дигән ансамбльләр бар иде, мин шунда җырладым. Ошый иде. Җырчы булудан бигрәк, җыр серләренә төшенү теләге сәнгать училищесына китерде. Монда инде концертларда да ешрак чыгыш ясый башладым. Яратучылар да барлыкка килде. Мин вокал укытучым атаклы опера җырчысы Рәйсә Нуриевага һәрвакыт рәхмәт әйтеп яшим. Күп нәрсәгә өйрәтте. Ул вакытларда мин җырларга яратсам да, бу минем төп эшемә әйләнер дип уйламый идем. Барысы да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Балтач районында концертлар куеп йөргәндә, Нәҗип исемле бик талантлы музыкант егет минем җырларны магнитофонга яздырган иде. Шул язма очраклы гына Вадим Усмановка килеп эләккән. Ул елларда Вадим Усманов «Союз» студиясе белән хезмәттәшлек итә иде. «Бу бит коммерческий голос», – дип, мине эзләп табарга кушкан. 1994 елда шулай беренче альбомымны чыгардылар. Тиз арада таралып беткәч, икенчесе дә, өченчесе дә чыкты. Шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда, халык мине җырчы булырга мәҗбүр итте. Хәзер 20 елдан артык вакыт сәхнәдә үткән. Программаны һәрвакыт яңартып торабыз, һәрвакыт гастрольләрдә йөрибез. Репертуарымда күренекле композиторлар, шагыйрьләр иҗат иткән 500дән артык җыр бар. Унар-унбишәр ел буена янәшәмдә таяныч булып барган иҗатташ дусларым – иҗат коллективым бар.

– Дуслар дигәннән... Үз коллективыгыз турында әйттегез инде... Ә аннан тыш та артист дусларыгыз бармы, әллә сәхнәдәшләр белән дус булып булмыймы?
– Дусларым җитәрлек, Аллага шөкер. Сәхнәдәшләрем арасында да, башка өлкәдә көч куючылар арасында да.

– Ә аяк чалучылар? Дошманы күп була бит инде танылган кешеләрнең...
– Дошманнарым юктыр дип уйлыйм, беркемгә дә начарлык кылмадым бугай. Мохтаҗларга һәрвакыт кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Аяк чалучылар... Әйтә алмыйм... Бәлки, яшьрәк чакта булгандыр инде алар, хәзер барысы да онытылган. Ә бәлки булмаганнардыр да. Һәрхәлдә, ниндидер эшемә аркылы төшеп яки аяк чалырга тырышып йөргән җитди кешеләр барлыгын тойганым юк.

– Нәфкать абый, хәзер әллә ничә сорауны берьюлы яудырам. Шуның үзегез теләгәненә бер-ике сүз белән генә җавап бирегез. Килештекме?
– Яудырып карагыз әле.

– Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз? Ничә ел бергә яшисез? Ничә бала тәрбияләп үстердегез? Алар бүген кемнәр? Тормышта мәхәббәт кирәкме, әллә хөрмәтме?
– Хатыным Рәмзия белән дә сәхнә юлында таныштык. Ул концертлар алып баручы шундый чибәр туташ иде. Тиз генә янына барып, җиңел генә танышып китәрлек тә түгел. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты инде. Ул терәгем дә, таянычым да булды. Әле дә иңгә-иң яшибез, эшлибез. Ә балаларга килгәндә... Үзебез тудырмасак та, без үстергән, укыткан, тәрбия биргән балаларның чуты юк. Күпләре белән бүген дә аралашып яшибез. Яратып аралашабыз. Бу тормышта мәхәббәтсез бернинди дә уңышка ирешеп булмыйдыр. Кешеләргә ихтирам, табигатькә соклану, матурлыкка омтылу – болар барысы да безнең күңел байлыгы, кешелек сыйфатлары бит инде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10