ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тубыл шәһәрендә татар балалары укый торган мәктәп 100 еллыгын бәйрәм итә

23 ноябрь 2018, 18:42

Бу мәктәпкә Татарстаннан юллама буенча килгән укытучылар балаларга югары дәрәҗәдә белем, тәрбия бирә.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге 15нче мәктәп ачылганга 100 ел тулган. 1961-1992 елларны мәктәптә укыту рус телендә алып барыла. Тәрбияви чаралар татар телендә үткәрелә. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәнүдә даны еракларга танылган Тубылның 15 нче мәктәбе  өлкәбездә этно-мәдәни компонентлы мәктәпләр арасында иң уңышлы уку йортларының берсе. Бер гасыр буенча үз йөзен югалтмыйча эшләп килгән уку йорты 1918-1951 елларны милли мәктәп буларак барлыкка килә. Үсеш еллары 1951-1961 елларга туры килә. 1992 елдан этно-мәдәни компонентлы мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрне 230 укучы өйрәнә", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу елларда 15 нче мәктәпкә Татарстаннан юллама буенча килгән укытучылар балаларга югары дәрәҗәдә белем, тәрбия бирә. Уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Мәктәп урта белем бирү статусын алгач, бирегә өлкәбезнең күпчелек татар авылларыннан укучылар килә, дип яза Римма Умитбаева.

100 еллык тарихлы мәктәптә 23 ел җитәкче булып хезмәт иткән Заир Хисмәтуллин бу юбилей тагын да зур җаваплылык өсти дип саный.

"Мәктәп коллективы, укучылар хөрмәт белән бакыйга күчкән коллегаларыбызны, 27 ел директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Камал Мәҗит улы Моратовны искә алабыз. Мәгърифәт нурын гасыр буе тараткан, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән бүгенге укытучылар коллективына киләчәктә дә тырышып эшләргә кала", - дигән ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10