ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Советының закон инициативалары Федерация Советында Татарстан көнендә тәкъдим ителә

22 ноябрь 2018, 17:51 , Фото: Рамиль Гали

Дәүләт Советының закон инициативалары Федерация Советында Татарстан көнендә тәкъдим ителә Декабрьдә Федерация Советында узачак Татарстан Республикасы көннәрендә Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советының законнар чыгару буенча инициативалары Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Парламент газетасы” матбугат үзәгендә узган очрашуда билгеле булды. Бу турыда  Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Федерация Советында узачак Татарстан көннәрендә республиканың икътисади, инвестицион һәм мәдәни мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. Федерация Советы комитетлары утырышында парламентарийлар төбәк бюджетларына, үзара салымга, өстенлекле икътисади проектларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Татарстан депутатлары үзләренең тәкъдим ителүче кайбер законнары турында сөйләячәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советында Татарстан көннәрен “республика казанышларын күрсәтү өчен генә түгел, Татарстан халкын, гомумән, безнең ил халкын борчый торган проблемалар турында белдерүдә дә искиткеч мөмкинлек” булуын әйтте.

“Алга таба без тагын күбрәк мәсьәләләрне чишә алырбыз дип уйлыйм. Кешеләр федераль үзәкнең һәр кешегә һәм төбәккә игътибарлы һәм хөрмәтле булуын сизәргә тиеш.  Әлеге формат безнең алдагы гади булмаган бурычларны башкаруда Россия халкын берләштерүгә хезмәт итәчәк. Үз кыйблабызны яклау һәм дәүләтебез үсешен тәэмин итү өчен лидерыбыз тирәсендә берләшү кирәк”, - диде парламент башлыгы.

Татарстан Республикасы көннәре Федерация Советында декабрьдә узачак. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10