ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ирек Шәрипов аэропортка исем кушу бу җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш дип саный

22 ноябрь 2018, 09:09 , Фото: архив/Султан Исхаков

Ирек Шәрипов аэропортка исем кушу бу җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш дип саный Аның фикеренчә, төбәкләрдәге аэропортларга исем кушканда, җирле халыкларның үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, аэропортка нинди исем кушу шул җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Әйтик, үз баласына исем кушу – һәр гаиләнең үз эше. Әгәр ул балага йорт белән җыелып исем кушсалар, ул башка исем булыр иде. Минем кызым Хәят исемле, ил күләмендә тавыш бирәсе булса, ул, мөгаен, Мария булыр иде, чөнки башка милләтләр “нинди Хәят инде ул, менә дигән исем Мария” диярләр иде”, - ди Ирек Шәрипов.

Аның фикеренчә, төбәкләрдәге аэропортларга исем кушканда, җирле халыкларның үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш. “Үз авылындагы эшләр шушы авыл халкы эше булган сыман, аэропортка исем кушу да, әлбәттә, бу җирлектә яшәүче кешеләр эше булырга тиеш”, - ди депутат.

“Әйтик, Бурятиянең Улан-Удэ аэропортына нинди исем кушуларында минем ни эшем бар? Башкортлар, Краснодар халкы һәм башкалар нинди исем кушса да, хөрмәт белән караячакмын, чөнки ул аларның эше», - дип белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10