ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ирада Әюпова белән Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган

21 ноябрь 2018, 16:33 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ирада Әюпова белән Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган Ведомство хәбәрендә оешма директоры вазифасына кандидатлар конкурсны уза алмаган диелгән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән Вернадскидагы Мәскәү Зур циркы директоры Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР “Казан дәүләт циркы” дәүләт автономияле оешмасы директоры вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия карары белән директор вазифасына кандидатлар бәйге шартларыннан узмаган”, - диелгән министрлык хәбәрендә.

Комиссиянең Казан дәүләт циркы директоры вазифасына җитәкче сайлауга багышланган утырыш 20 ноябрьдә узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10