ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның тимер юл вокзалында аэропорт исемнәре өчен тавыш бирергә мөмкин

21 ноябрь 2018, 14:29

“Россиянең бөек исемнәре” язуы буенча тавыш бирү пунктын табып була.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). 34 тимер юл вокзалында, шул исәптән Казанда да, Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү пунктлары ачылган. Бу хакта Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“30 ноябрьгә кадәр әлеге вокзалларда булучылар илнең 47 аэропортының берсенә Россиянең бөек эшлеклесе исемен бирүдә тавыш бирә ала”, - диелгән хәбәрдә.

Казан вокзалында “Россиянең бөек исемнәре” язуы буенча тавыш бирү пунктын табып була.

Биредә Татарстанның “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына гына түгел, илнең 47 аэропортының теләсә кайсысына Россиянең бөек эшлеклесе исемен сайлауда тавыш бирергә мөмкин.

Проектның максаты – халык тавыш бирү юлы белән Россия аэропортларына биреләчәк күренекле ватандашларыбызның исемен сайлау.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10