ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Индус Таһиров: Парламент тарихын республика көзгесе дип атасам, һич тә ялгышмам

20 ноябрь 2018, 21:05 , Фото: tatarstan.ru

Индус Таһиров: Парламент тарихын республика көзгесе дип атасам, һич тә ялгышмам Ул парламент тарихында катлаулы, четерекле вакыйгалар чорында республика җитәкчелегенең акыллы сәясәте турында сөйләде.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Фәннәр академигы, беренче, икенче һәм өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Индус Таһиров фикеренчә, республика парламенты тарихы - ул республика көзгесе. Бу хакта ул ТАССР Югары Советының беренче чакырылышы сайлануга 80 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән чарада әйтте.

"Татарстан чын мәгънәсендә федерацияне төзүче лидерларның берсе булды. Күпләр 90 елларда милли хәрәкәт ничек җәелгәнен хәтерли", - дип Индус Тарихов азатлык өчен көрәш вакыйгаларын искә алды.

Ул Югары Совет бинасы фойесында бертуктаусыз бәхәсләр, декларациянең төрле вариантлары каралганда, Югары Советның соңгы чакырылышы Рәисе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгын, сабырлыгын билгеләп үтте. "Ул шаулап торган залны бер юнәлешкә күндерә алды", - ди Индус Таһиров.

Экс-депутат декларацияне Россиянең бөтенлеген саклап кала торган республикага суверенитет буенча барырга мөмкинлек бирүче уникаль документ дип атады. Төп бурыч документны Россия Федерациясендә таныту булганын әйтте.

Индус Таһиров республикада ыгы-зыгы чыгуга этәрүче факторлар да булуын, ләкин җитәкчелекнең батырлык күрсәтеп, моны булдырмый калуга ирешүен дә сөйләде. Вәкаләтләрне бүлешү турында дәүләтара шартнамә, Конституция документларының да әһәмиятенә кыскача бәя бирде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10