ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССР Югары Советының профессиональ идарәче кадрлар тәрбияләгәнен әйтте

20 ноябрь 2018, 17:35 , Фото: tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССР Югары Советының профессиональ идарәче кадрлар тәрбияләгәнен әйтте Төп доклад белән чыгышында ул Татарстан парламентаризмының үсеш тарихына тукталды.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТАССР Югары Советының еллар дәвамында профессиональ идарәче кадрлар тәрбияләгәнен билгеләп узды. Төп доклад белән ул Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында ТАССР Югары Советы сайлануга 80 ел тулуга багышланган җыелышта чыгыш ясады.

“Югары Советта дәүләт белән идарәнең сәяси күнекмәләре өйрәнелде, төп парламент практикалары һәм процедуралары эшләнде, җәмгыятьнең хокукый мәдәнияте формалашты”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Югары Совет тарихы XX гасырның 30 еллары азагыннан 90 еллары башына кадәр ил тарихында катлаулы һәм каршылыклы вакыйгаларны үз эченә алуын билгеләп узды. Хәлиткеч карарлар, төп документлар кабул ителгәнен искәртте. Яңа Конституция расланып, аның нигезенә дәүләт суверенитеты турында декларация һәм дәүләт статусы буенча референдум нәтиҗәләре ятканын әйтте.

“Бу адымнар артында Татарстан депутатларының киңкүләм аналитик, закон чыгару һәм оештыру, иҗтимагый мәнфәгатьләрне кайгырткан эше ята. Республика хакимият органнары һәм җитәкчелек тарафыннан үткәрелә торган сәясәткә карата ышаныч – шуның нәтиҗәсе”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Республиканское собрание общественности, 
посвященное 80-летию избрания Верховного Совета ТАССР первого созыва.
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Парламент башлыгы 90 еллар уртасында Татарстан һәм Россия Федерациясендә иҗтимагый-сәяси вазгыять Югары Совет эшенең хокукый нигезләренә үзгәрешләр кертүне таләп иткәнен әйтте. “Конституция статусы тәгаенләштерелде, вәкиллекле хакимият институты исеме үзгәртелде”, - диде. 1995 елда парламент Дәүләт Советына үзгәртелә.

“Без алга таба да парламент демократиясен ныгыту, эзлекле социаль-икътисади үсеш өчен сыйфатлы хокукый мохит булдыру, күп милләтле йортыбызда бердәмлек һәм татулык саклау юнәлешендә хәрәкәт итәчәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Парламент Рәисе 2019 елның сентябрендә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлау узачагын искәртте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10