ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә

20 ноябрь 2018, 17:13 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә Республикада көндез һава температурасы 0 градустан -5 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән Казанда да, иртән һәм көндез буран көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава торышы бозылу турында таратылган хәбәрендә әйтелгән.

Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә. 

Төнлә 8 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр төшәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10