ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

ТАССР Югары Советының 12нче чакырылышы еллары халык үзаңы үсешенә этәргеч бирде - Шәймиев

20 ноябрь 2018, 17:20 , Фото: tatarstan.ru

ТАССР Югары Советының 12нче чакырылышы еллары халык үзаңы үсешенә этәргеч бирде - Шәймиев “Татарстан беренче тапкыр үз хокуклары турында әйтте”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның беренче Президенты, ТАССР Югары Советының соңгы чакырылышы Рәисе, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 12нче чакырылыш еллары халык үзаңы үсешенә этәргеч биргәнен билгеләде. Бу хакта ул ТАССР Югары Советының беренче чакырылыш сайлануның 80 еллыгына багышланган республика җәмәгатьчелеге җыенында әйтте.

“Һәркайсыгыз уникенче чакырылыш вакыйгаларының шаһите булды. Анда хәлиткеч карарлар кабул ителде. Аларны кабул итәргә өлгерергә кирәк иде, алар турында гел сөйләдек. Бу еллар безгә халык үзаңы үсешенә этәргеч бирде. Безнең тарих катлаулы, ләкин бу еллар безгә иҗтимагый борылыш чорында нәрсәгә сәләтле икәнебезне аңларга ярдәм итте”, - диде.

Минтимер Шәймиев ул шартларда милләтләр арасындагы татулыкны саклап калу бәһасе турында сөйләде. Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү елларын искә төшерде. “Татарстан үз хокуклары турында әйткән беренче төбәк. Соңгы чакырылышта үз сүзебезне әйтә алдык”, - диде.

Дәүләт Киңәшчесе вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәнең ничек төзелгәнен, ул вакытта илбашы Борис Ельцин белән бу мәсьәләдә аңлау табылганын искәртте. “Без цивилизацияле демократик җәмгыятькә омтылу маршында. Россия өчен моның авырлыклары күп, ләкин юнәлеш бар. Россия Федерациясен саклау мөһимлеген аңларга кирәк, дөньяда бүтән мондый күп милләтле федерация юк”, - диде Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе референдумнар әһәмиятенә дә тукталды. “Кешеләр бит горурлана, чөнки алар шул юл өчен тавыш биргән. Үзең тапкан малның кадерен беләсең», - диде.

  • Минтимер Шәймиев ТАССР Югары Советы белән 1990-1991 елларда җитәкчелек итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10