ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алабуганың "Водоканал" оешмасы су белән тәэмин итү тукталу турында хәбәрне кире какты

20 ноябрь 2018, 15:33

Социаль челтәрләрдә чыккан видеода «Турай» су алу җайланмасы янында булган авария турында хәбәр ителгән иде.

(Алабуга, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабуганың "Водоканал" оешмасы шәһәрнең берничә көнгә сусыз калу ихтималы турындагы мәгълүматны кире какты.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә таралган видеоңа «Турай» су алу җайланмасы янында булган авария турында хәбәр ителгән иде.  Видео авторы фаразлавынча, биредә торба тишелү нәтиҗәсендә, 2012 елдагы кебек үк, шәһәрдә яшәүчеләр сусыз калырга мөмкин. Ул чагында Алабугада дүрт көн су булмаган иде.

Бүген "Водоканал" вәкиле хәбәр иткәнчә, хафаланырга сәбәп юк, чөнки шәһәрдә тагын бер су алу җайланмасы бар.

Хәзер предприятие хезмәткәрләре суүткәргечнең торышын тикшерә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10