ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүдә Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышына багышланган лекцияләр циклы башланды

20 ноябрь 2018, 18:13 , Фото: Наилә Исхакова

Мәскәүдә Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышына багышланган лекцияләр циклы башланды Әлеге лекцияләр циклының дәвамлы булуы һәм һәр дүшәмбе саен үткәрелүе көтелә.

(Мәскәү, 20 ноябрь, "Татар-информ", Наилә Исхакова). Мәскәүдә "Дар" мәдәният үзәгендә Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышына багышланган лекцияләр циклы башланды. Беренчесе 19 ноябрьдә үтте. Махсус рәвештә шулай уйланылмаган булса да, ул Пәйгәмбәребезнең туган көненә туры килде.

Лекцияне Мәскәү Жәмигъ мәчете баш имамы Илдар хазрәт Әляутдинов укыды.

Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышы турында белергә теләк белдерүчеләргә шул ук бинада дистанцион рәвештә тыңлау шартлары тудырылган иде.

Лекцияләрнең форматы һәм алга таба нинде сорауларга тукталу билгеләнде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10