ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Р.Миңнеханов Татарстан Парламентының Россия парламентаризмын ныгытуда ролен билгеләп узды

20 ноябрь 2018, 12:30 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Р.Миңнеханов Татарстан Парламентының Россия парламентаризмын ныгытуда ролен билгеләп узды Татарстан Президенты Югары Советның дәүләт төзелешендә мөһим этап булуын әйтте.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Парламенты Россия парламентаризмы нигезләрен ныгытуга зур өлеш кертте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыенда шулай дип әйтте. Бу минутларда чара Тинчурин исемендәге театр бинасында уза.

"ТАССР Югары Советы беренче чакырылышының 80 еллыгы белән котлыйм. Парламент институты илдә 100 елдан артык гамәлдә. Аның формалашуы революцион үзгәрешләрнең катлаулы шартларында узды. Узган гасырның 30 ел азагында каршылыклы чорны искә төшерү җитә: икътисади, социаль өлкәдәге уңышлар массакүләм репрессияләр белән үрелеп барды", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Президент Югары Советның дәүләт төзелешендә мөһим этап булуын әйтте. Аның республика җитәкчелеге, җәмәгать эшлеклеләре өчен мәктәп булганын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов республика Парламентының Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итүен искә төшерде. "Дәүләт Советы төрле субъектлар белән парламентара мөнәсәбәтләр үсешендә актив катнаша. Татарстан Парламенты Россия парламентаризмы нигезләрен ныгытуга зур өлеш кертте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада гына түгел, читтә дә хөрмәткә лаек", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов 1938 елда ТАССР Югары Советына беренче сайлаулар халык хакимияте үсешендә әһәмиятле роль уйнаганын әйтте. Беренче сайлауларның яшерен тавыш бирү белән узганын искәртте. "Сайлауларга гражданлык бурычы итеп, тавыш бирүгә бәйрәм итеп итеп карау хөкем сөрә иде", - диде Татарстан Президенты.

Чара парламентның 80 еллык тарихына багышланган фильм белән ачылды. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гражданлык җәмгыятен торгызуда Югары Советның зур роль уйнаганын, җыелышка 8,9,10,11,12 нче чакырылыш депуталары килгәнен әйтте. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10