ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Шәхси инвестор Татарстанда кызыл керкә балыгы үрчетү өчен 700 миллион сум акча кертәчәк

20 ноябрь 2018, 11:16

Татарстанның Балык Бистәсе районында елына 1000 тонна кызыл керкә балыгы җитештерүгә исәпләнгән завод төзеләчәк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның Балык Бистәсе районында елына 1000 тонна кызыл керкә балыгы (форель) җитештерүгә исәпләнгән завод төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район башлыгы Илдар Таҗетдинов хәбәр итте.

Район башлыгы инвесторның кем икәнлеген әйтмәде, бары тик Татарстандагы бер шәхси компания хакында сүз баруын гына искәртте.

«Завод төзелешенә 690 миллион сум күләмендә инвестиция кертеләчәк. Завод эшли башлаганнан соң өч ел үткәч, проект куәтенә чыгу күздә тотыла», - диде Таҗетдинов.

Инвестор 8,6 мең квадрат метр мәйданны биләгән төзелеп бетмәгән бина сатып алган. Хәзерге вакытта милек хокукын теркәү процедурасы үткәрелә. Киләсе елның беренче кварталында төзелеш эшләрен башлау һәм җиһазлар сатып алу планлаштырыла, диде Балык Бистәсе районы башлыгы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10