ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда ТАССР Югары Советының 80 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

20 ноябрь 2018, 10:31 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда ТАССР Югары Советының 80 еллыгын билгеләп үтәчәкләр Тантанада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәчәк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда ТАССР Югары Советының 80 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы җыелыш Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. ТАССР Югары Советының беренче съезды нәкъ менә биредә үткәрелгән.

Тантанада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин доклад белән чыгыш ясаячак. Шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм республика парламенты ветераннарының да чыгышлары көтелә.

Тинчурин театры фойесында «Татарстан Югары Советы: кешеләр, вакыйгалар, фактлар» дигән экспозиция урнаштырылачак.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10