ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Игорь Комаров Татарстан Дәүләт Советын парламентаризмның 80 еллыгы белән котлады

20 ноябрь 2018, 09:30

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасы парламентарийлары Югары Совет депутатларының эшен лаеклы төстә дәвам итә.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан депутатларын парламентаризмның 80 еллыгы белән котлады.

Комаров сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасы парламентарийлары Югары Совет депутатларының эшен лаеклы төстә дәвам итә, Татарстанның үсешенә саллы өлеш кертә.

«Нәтиҗәле закон чыгару эшчәнлеге Татарстан Республикасы, Идел буе федераль округы һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле халкын комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән», - диелә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле мөрәҗәгатендә.

Татарстанда бүген ТАССР Югары Советының 80 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Әлеге уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театрында тантаналы җыелыш уза. ТАССР Югары Советының беренче съезды нәкъ менә биредә үткәрелгән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10