ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә "БалаФест" фестивалендә Сөембикә, Батыр, Шүрәле, Су анасы белән таныштырганнар

19 ноябрь 2018, 11:14 , Фото: Наилә Исхакова

Мәскәүдә Бәйрәмдә "Голос" тапшыруы ярымфиналисты Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашкан.

(Мәскәү, 19 ноябрь, "Татар-информ", Наилә Исхакова). Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә "БалаФест" дип аталган фестивальдә балалар Сөембикә, Батыр, Шүрәле, Су анасы, Убырлы образлары белән танышты. "Голос" тапшыруы ярымфиналисты Сәидә Мөхәммәтҗанова килгән кунакларга җырлар бүләк итте. 

Фестиваль 15:00 сәгатьтә беренче кунакларын кабул итә башлады. Асадуллаевлар йортының залына балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Алар  "Минем түбәтәем" фотокүргәзмәсендә катнашты, төрле мастер-классларда үзләрен сынап карады.

Фестиваль барышында фотога төшү, аквагрим ясау мәйданчыклары эшләде, татар курчаклары, түбәтәйләр, өстәл уеннары һәм башка татар дизайнерлары продукциясе сатылды. Әти-әниләр өчен "Татар теле" китапчыгы презентациясе узды.

Кичә балалар һәм төрле ижат төркемнәре башкаруындагы бию, җыр, шигырьләр белән дәвам итте. Гөлнара Яруллина улы белән чыгыш ясады һәм тамашачыга "Балам" җырын тәкъдим итте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10