ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театры утыз еллык юбилей кичәсендә эксперименталь перформанслар күрсәтәчәк

19 ноябрь 2018, 09:14 , Фото: Рамиль Гали/архив

Кариев театры утыз еллык юбилей кичәсендә  эксперименталь перформанслар күрсәтәчәк Актерлар вакыт-урын төшенчәсен башка яссылыкка күчереп, заманча тамаша күрсәтергә әзерләнә.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Быел Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры 22 декабрьдә утыз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм кичендә яңа эксперименталь перформанслар көтелә. Бу турыда театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Юбилейга багышланган кичәдә актерлар вакыт-урын төшенчәсен башка яссылыкка күчереп, заманча тамаша күрсәтәчәк.

Юбилейга әзерлек күңел ачу программалары белән генә чикләнми. Биредә фойены яңарту, сайтны камилләштерү, яңа логотип уйлап табу өстендә дә эш алып барыла.

“Әгәр дә безнең сәңгати состав премьералар белән мәшгуль булса, театрның административ өлеше юбилейга әзерләнә. Бу безнең өчен шул кадәр кызык һәм матур чор хәтта без кичке сәгать сигезгә хәтле калып эшлибез”, - ди театр директоры.

  • Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры директоры итеп 2018 елның 5 сентяберендә билгеләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10