ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Әлиф» хореографик спектакле Парижда күрсәтелде

17 ноябрь 2018, 17:41 , Фото: архив tatar-inform

«Әлиф» хореографик спектакле Парижда күрсәтелде Концерт Франк-Россия тел һәм әдәбият елы кысаларында Россиянең Париждагы илчелеге Концерт залында үтте.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә «Әлиф» хореографик спектакле Парижда күрсәтелде. Бу хакта «Әлиф» иҗат берләшмәсе яшьләре хәбәр итә.

Концерт Франк-Россия тел һәм әдәбият елы кысаларында РФнең Париждагы илчелеге Концерт залында үтте. 

Парижда Татарстанны Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев, Нурбәк Батулла, Элмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина, Руслан Габитов, Базарбай Бикчәнтәев һәм башкалар тәкъдим иткән.

“Бу безнең Европада беренче чыгышыбыз, соңгысы булмасын”, - дип язган яшьләр социаль челтәрләрдәге битләрендә.

15 ноябрь көнне шул ук программа кысаларында Парижда композитор Эльмир Низамов белән яшь җырчы Эльмира Кәлимуллинаның уртак концерты да үткән.

  • «Әлиф» хореографик спектакленең идея авторы - Туфан Имаметдинов. Хореограф - Марсель Нуриев, биюче Нурбәк Батулла. Спектакльдә музыкантлар Эльмира Кәлимуллина, Руслан Габитов, Базарбай Бикчәнтәевләр дә катнашкан. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10