ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: Торакны капиталь төзекләндерү вакытын күчерүдән сыйфатка зыян килергә мөмкин

17 ноябрь 2018, 11:08 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов: Торакны капиталь төзекләндерү вакытын күчерүдән сыйфатка зыян килергә мөмкин Татарстанда торак капиталь төзекләндерү программасы 84 процентка үтәлгән, 520 йортта эш тулысынча төгәлләнгән.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү вакытында түбә һәм фасад эшләрен көзге-кышкы чорга күчерергә ярамый. Моның өчен үз вакытында аукцион үткәрергә һәм проект документларын әзерләргә кирәк. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә шундый бурыч куйды.  

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә капиталь төзекләндерү программасы үтәлеше турында сөйләде. Ул капиталь төзекләндерү программасына 984 күпфатирлы йорт кертелүен һәм моның өчен 6 миллиард сумнан артык акча бүленүен искәртте.

Бүгенгә Татарстанда торакны капиталь төзекләндерү программасы 84 процентка үтәлгән, 520 йортта эш тулысынча төгәлләнгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов ачыклык керткәнчә, Казанда һәм Чаллыда ремонт бара торган берничә йортта түбә һәм фасад эшләре төгәлләнмәгән, чөнки подрядчылар сайлау буенча аукцион үткәрү сузылган.

«Аукционнарны иртәрәк үткәрергә кирәк, без түбә һәм фасад эшләрен кыш эшләргә тиеш түгел», - диде Рөстәм  Миңнеханов. «Төзелеш сезоны вакытларын көзге-кышкы чорга күчерүдән сыйфат һәм кешеләр зыян күрергә мөмкин», — диде ул.

Татарстан Президенты, торакчылардан шелтә булмасын өчен, ремонт эшләре төгәлләнмәгән йортларда эш сыйфатын контрольдә тотуны таләп итте. Шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясенә капиталь төзекләндерү эшләре сузылу турында үз вакытында хәбәр итәргә йөкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10