ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театры Сызраньда "Диләфрүзгә дүрт кияү"не күрсәтәчәк

17 ноябрь 2018, 17:02

Нәни тамашачылар өчен "Играем маленького Мука" спектакле тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт дәүләт драма театры Сызрань тамашачысы каршында  Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакле белән чыгыш ясарга ниятли. Бу хакта "Сызрань татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
Әлмәтлеләрнең гастрольләре 20 ноябрьгә билгеләнгән. Спектакльне сәхнәгә режиссер Нәфисә Исмәгыйлева куйган. Театрда "Диләфрүзгә дүрт кияү"нең премьерасы 2015 елда булган. 
 
  • Комедиянең эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт. Көннәрдән бер көнне авылга “Сөембикә” журналының яңа саны килеп төшә. “Ялтыравыклы” басмада - авылның беренче гүзәле Диләфрүз. Нәкъ шуннан башлана да инде мәхәббәт мәрәкәләре. Кызның сурәтенә мөкиббән егетләрдән күпләп хатлар агыла. Тик замана Диләфрүзе күңеленә кем якын икән: гыйлемле Галимме, үткер Шәкүр, йә тырыш Җәмилме? Бәлки ул кыйммәтле гаджет иясе Исмәгыйльне сайлар?!
 
Нәни тамашачыларга Уфа режиссеры Эдуард Шахов сәхнәләштергән "Играем маленького Муха" спектакле күрсәтеләчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10