ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Калеб” татар яшьләре җыены "Шаян ТВ" каналында тапшыру чыгара башлый

16 ноябрь 2018, 16:10 , Фото: Солтан Исхаков

“Калеб” татар яшьләре җыены Телепроектта Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Эльмир Талипов кебек алдынгы карашлы татар яшләре белән әңгәмәләр оештырылачак.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). 18 ноябрьдән “Калеб” яңа буын җыены "Шаян ТВ" каналында үзенең тапшыруын алып бара башлый. Бу хакта аның җитәкчесе һәм Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Бу безнең биш ел буе көтеп алынган проектыбыз һәм безнең өчен зур сөенеч. Бу хакта без җитәкчеләргә күп тапкыр мөрәҗәгать итеп йөрдек һәм, ниһаять, "Шаян ТВ" каналында үз платформабызны таптык”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Телепроект Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Эльмир Талипов һәм башка алдынгы карашлы татар яшләре белән әңгәмәләр кору форматында узачак. Алып баручысы - Гөлчәчәк Шәйхетдинова. Тапшыруны һәр якшәмбе 7.45, 13.45, 19.45 һәм 1.45 сәгатьләрдә карарга мөмкин.

  • "Калеб" яңа буын җыены - төрле өлкәдә иҗат итүче яшьләрне берләштерүче һәм аларга үз тамашачысын табарга ярдәм итүче платформа.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10