ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә никах һәм туй фестивале булды

15 ноябрь 2018, 20:33

Фестиваль Россиядәге мөселман халыкларының туй гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан үткәрелә.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә III Nikah Fest 2018 никах һәм туй фестивале булып узды. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы хәбәр итте.

Фестиваль Россиядәге мөселман халыкларының туй гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан үткәрелә. NIKAH fest программасында чын парның никах тантанасы, мөселман кәләшләрен күрсәтү, никах һәм туйны оештыру буенча семинарлар һәм башка кызыклы чаралар бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Оештыручыларның берсе Диана Үтәгулова сөйләвенчә, хәзерге яшьләрнең күбесе йолаларны белми. Мастер-класста шуларны аңлаталар. Фестивальдә никах индустриясе профессионаллары күргәзмәсе оештырыла, шулай ук интерактив презентация һәм консультацияләр каралган. Шулай ук милли ризыклар тәкъдим ителә.

Яшь өйләнешүчеләр Айдар һәм Эльвира сүзләренчә, фестивальдә бик уңай мохит булган. “Без яңа белемнәр алдык, яңа хисләр алдык, яңа кешеләр белән таныштык. Никах йоласын ничек дөрес үткәрергә кирәклеген белдек”, - дип фикерләре белән уртаклашкан фестивальдә катнашучылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10