ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанның курчак театры Фәнис Яруллин истәлегенә язучының әкиятен сәхнәләштерә

15 ноябрь 2018, 13:14 , Фото: Tatar-inform.ru архивы

Казанның курчак театры Фәнис Яруллин истәлегенә язучының әкиятен сәхнәләштерә “Йолдыз тапкан кыз” спектакленә көй язган композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова Америкадан кайтып, үзе дә репетицияләрдә катнаша.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). “Әкият” Татар дәүләт курчак театры премьерага әзерләнә - Фәнис Яруллин әкияте нигезендә “Йолдыз тапкан кыз” курчак спектакле тәкъдим ителәчәк. “Яңа тамашаны 13 декабрь көнне карарга мөмкин була”, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

“Бу әсәрне без очраклы гына сайламадык, – диде спектакльнең режиссеры Илдус Зиннуров. – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына быел 80 ел тулды, шул уңайдан бу спектакльне без аның якты истәлегенә багышлыйбыз. Бу тылсымлы әкият гаделлек, батырлык, тырышлык һәм миһербанлык турында”. 

“Йолдыз тапкан кыз” әкияте Ркаил Зәйдулла инсценировкасы буенча куела. Рәссамы - Россиянең “Алтын битлек” театр премиясе номинанты Татьяна Мельникова (Санкт-Петербург), ә композиторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова. 

Хәзерге вакытта курчаклар һәм декорацияләр әзерләү тәмамланып килә, ә сәхнәдә тулы көченә репетицияләр бара. Америкада яшәүче Мәсгүдә Шәмсетдинова да Казанга кайтып, репетицияләрдә катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10