ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Апас мәктәбендә дөньяның барлык милләт вәкилләре очрашты

15 ноябрь 2018, 05:00 , Фото: apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apas-mktbend-dnyany-barlyk-millt-vkillre-ochrashty

Апас мәктәбендә дөньяның барлык милләт вәкилләре очрашты Фестивальнең максаты - укучыларны җир шарында яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, дуслык-татулык тәрбияләү.

(Апас, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Гүзәл Хилавиева). Кичә Апас районында Халыклар дуслыгы фестиваленең беренче көне узды. Һәр сыйныф бер милләт вәкилен тәкъдим итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киемнәрен киенеп, җыр-биюләрен һәм уеннарын күрсәтеп чыгыш ясадылар.

Апас мәктәбенең актлары залы аллы-гөлле булып бизәлгән. Беренче һәм икенче сыйныф укучылары арасында татарлар, чувашлар, руслар, украиннар, үзбәкләр, чегәннәрне күрергә була иде. Һәрберсе үзенчәлекле итеп төрле милләт костюмнарын киеп җырладылар, дәртле биюләрен бүләк иттеләр, һәр милләткә хас уеннарын тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең максаты - укучыларны җир шарында яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, дуслык-татулык тәрбияләү.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10