ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Тукай музее директоры аэропортка Тукай исеме бирү татарларны берләштерәчәк дип саный

15 ноябрь 2018, 09:12 , Фото: архив/Михаил Захаров

Тукай музее директоры аэропортка Тукай исеме бирү татарларны берләштерәчәк дип саный “Дөньяның төрле җирләрендә яшәүче татарлар гына түгел, төрки халыклы барлык милләтләр Тукайга “үзебезнеке” дип эндәшә”, - ди Гүзәл Төхвәтова.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова фикеренчә, аэропортка Тукай исеме бирү татарларны, төрки халыкларны берләштерәчәк, төрле илләрдән татарларны җәлеп итәчәк. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Габдулла Тукай исеме дөньяның һәр почмагында билгеле. “Безнең Тукаебыз” дип Габдулла Тукайга дөньяның төрле җирләрендә яшәүче татарлар гына түгел, төрки халыклы барлык милләтләр, Урта Азия халкы, башкалар да “үзебезнеке” дип эндәшә”, - ди музей директоры.

Аның фикеренчә, Тукай исемен Казан аэропортына бирү шагыйрьнең иҗаты әһәмиятен тагы да арттырачак. “Габдулла Тукай исеме барлык татарларны үзенә чакырып торачак. Тукайның гади шагыйрь генә түгел, берләштерүче символ буларак кулланылуы мөһим. Универсиада, башка спорт ярышлары, иҗтимагый, сәяси чаралар вакытында да бу күренеп торды”, - ди ул.

“Музейга килгән һәркемнең “Тукаебыз” дип эндәшүе, Тукай шигырьләрен укуы, шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителүе, Тукай сүзенең киң таралуы – болар барысы да Тукай исеменә Казан аэропорты лаек булуын раслый”, - дип белдерде Гүзәл Төхвәтова.

  • "Казан" аэропортын бөек шәхес исеме белән атауга кандидатлар арасында Габдулла Тукайдан кала, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев бар. 
  • Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
    1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
    2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
    3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
    4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.
     

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10