ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

И.Комаров: Татарстан хакимияте Путинның 12 юнәлеш буенча боерыгы үтәлүен контрольдә тота

14 ноябрь 2018, 19:12 , Фото: tatarstan.ru

И.Комаров: Татарстан хакимияте Путинның 12 юнәлеш буенча боерыгы үтәлүен контрольдә тота Дәүләт башлыгы боерыгы барлык өлкәләргә диярлек, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм юллар төзелешенә кагыла.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Россияне үстерү буенча төп унике юнәлеш турындагы боерыгын гамәлгә ашыру буенча Татарстан җитәкчелеге эшчәнлегенә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров югары бәя бирде. Бу хакта Игорь Комаров журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

«Без Татарстанда барлык оештыру эшләре үтәлүен һәм республика җитәкчелеге бу боерыкны үтәү әзерлеген контрольдә тотуын күрәбез. Финанслау, сәламәтлек саклау, төзелешкә кагылышлы мәсьәләләр бар иде, без барысы да контрольдә икәнен күрәбез», - диде Игорь Комаров.

«Без нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл билгеләдек. Ел ахырына кадәр РФ Президентының төп унике юнәлеш буенча боерыгын гамәлгә ашыру югары дәрәҗәдә булачак дип уйлыйм. Бу халыкның яшәү һәм эшләү сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк», — диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Россия җитәкчесе боерыкларын ничек үтәргә кирәклеген аңлыйлар. «Яңа май указлары кысаларында зур эш алып барыла, бу проектларны гамәлгә ашыру өчен күпме акча кирәклеген аңлыйбыз. Ел ахырына кадәр тулы картина формалаштырылачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«РФ Президенты боерыклары мәгариф, сәламәтлек саклау, юл инфраструктурасы, экология өлкәләренә кагыла», — дип искәртте Татарстан җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10